Киекле авыл җирлеге башкарма комитеты июнь аенда Мәшгульлек үзәге белән берлектә 4 үсмерне эшле иткән.
Авыл балалары ай буена урамнарны санитар-чистарту эшләренә җәлеп ителгән, ә хезмәт хаклары гаилә бюджетын тулыландырырга булышкан.
Гомумән, авыл урамнарын карап, тәртиптә тоту – авыл җирлеге башкарма комитетының һәрчак игътибар үзәгендә. Үләннәрне чаптыруга исә чапкычы булган үз тракторлары ярдәмгә килә.
Нет комментариев