Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Концерт тулы залда үтте

17 октябрь Кычытканлы һәм тирә-күрше авыллар өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты белән истә калды.

Авыл мәдәният йорты түбәсе яңартылган, клуб эчендә косметик ремонт ясалган, инде менә авылдашлары төп иганәче-якташлары Фәрит Нәбиуллинның янә бер бүләге-концерт карап рухи ял алдылар. Ә концерт алдыннан "Березовский рудник" ОООсы генераль директоры Фәрит Нәбиуллинга олы рәхмәтне район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы Равил Кузюров, авылдашларыннан авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев җиткерделәр. Равил Әфраимович декабрь аенда Нурлатта якташлар очрашуы оештырырга ниятләүләрен дә әйтеп, элемтәләрнең дәвамлы булуын теләде.
Ә аннан соң ТРның атказанган артисты Вил Усманов җитәкчелегендә халкыбызның яраткан артистлары тамашачыларга үз җырларын бүләк иттеләр. Шыгрым тулы залда алкышлар бер дә тынып тормады, популяр җырлар бергә башкарылды. Ә аннан сәхнәгә баянын күтәреп Фәрит әфәнде үзе чыкты. Моң булып агылган татар халык көйләре, "Туган авылым" җырына Фәрит Минәхмәт улының бар хисләре-туган җирен ярату, сагынуы да, халкына ихтирамы да салынган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Кичкальня