Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Фролов: «Эшли белгән кеше һәр сумның кадерен белә»

Абляскинодан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Фролов үзара салым программасын хуплап кына калмый, үз өлешен референдум карары буенча билгеләнгән суммадан күпкә артыграк бирә.

– Мондый программ а б ул г а н д а а н ы ң мөмкинлекләреннән файдаланып калырга кирәк. Ул тагы күпме булыр, кем белгән. Ә программа җирле проблемаларны хәл итүдә реаль ярдәм. Абляскинода, мәсәлән, үзара салым акчаларына юлларны тәртипкә китерәбез, быел Лермонтов урамында юлны ремонтлаячакбыз. Начар түгел бит, – дип үз фикере белән уртаклашты фермер.

Программа кешеләрне үз территорияләре белән активрак идарә итәргә чакырып кына калмый, берникадәр берләштерә дә дип саный ул: үзләре акча җыя, үзләре үк аны нәрсәгә тотарга икәнлеген дә хәл итә. Өстәвенә, өстәмә финанслау хисабына суммасы да яхшы ук килеп чыга.

Әмма акча берәүгә дә җиңел генә килми. “Эшли белгән кеше хезмәт куеп тапкан һәр сумның кадерен белә”, – дип үз мисалы белән раслый Николай Владимирович. Терлекчелек белән 20 еллап шөгыльләнә инде, соңгы ике елда исә – крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы. Үзе дә эшле булган, тагы 4 авылдашын да эш урыннары белән тәэмин иткән. Хуҗалыгы кечкенә түгел бит – 60тан артыграк эре терлеге бар, шуларның 50се – савым сыерлар, алар көн саен 600дән артыграк литр сөт бирә. Сөтнең төп өлеше шәхси сыр ясау предприятиесенә җибәрелә. Калганын үзләренә тоталар, авыл халкын да кире бормыйлар. Хәзер һәркем дә шәхси хуҗалыгында терлек асрый алмый, аеруча өлкәннәргә авыр.

Николай Фролов эшли б е л ү ч е к е ш е л ә р г ә юнәлдерелгән максатчан программаларның да файдалы булуын яхшы белә. Мәсәлән, 2019 елда “Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү” илкүләм проекты кысаларындагы “Агростартап” программасы буенча грант откан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев