Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Музейда очрашу үзе ачыш булды

Колбай Мораса авылында яшәүче Румия Мөхетдинова 30 ел машина йөртүче булып эшләгән.

Иң кәттә машиналарны да хатын-кызлар иярләгән хәзерге чорда түгел, егерменче гасырда ерак Таҗикстанда башкарган ир-егетләр хезмәтен Румия ханым. ГАЗ-51,ГАЗ-53, ГАЗ-54, автобус, "Ашыгыч ярдәм" машинасы, "Москвич"-барлык маркаларны да, аларны ничек үзләштерүен дә яхшы хәтерли ул. Иң зур горурлыгы-шул еллар эчендә бер генә тапкыр да юл һәлакәте ясамаган, намуслы хезмәте өчен күп Мактау грамоталарына ия булган. Болар хакында Румия ханым Габдулла Кариев музеенда Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән очрашу барышында сөйләде. Авылда шундый кызыклы язмышлы кеше яшәвен белү музей өчен дә ачыш булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей Колбай Мораса