Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Әмзәдә тагы бер чишмә барлыкка килде

Ике-Иске һәм Яңа Әмзә авыллары арасындагы Ташлы елга башында кайчандыр чишмә челтерәп утыруын күпләр оныткан да булгандыр инде. Ә менә Иске Әмзәдән Ирек Нәбиуллин онытмаган, һәм алай гына да түгел, чишмәгә яңа гомер бирергә булган.

Иске чишмәне чистарту, тирәсен тоту, өстенә капкачын ясау кебек мәшәкатьләрне ул бер дә иренмичә башкарган да Гает бәйрәме алдыннан ике авылның да өлкәннәрен чишмә янына чакырып зур булмаган бәйрәм дә ясап алган.
-Көн бик матур иде, рәхәтләнеп чәен дә эчтек, коймактан да авыз иттек, балачактан өйрәнгән шигырьләребезне дә искә төшердек,-дип шалтыраттылар безгә хәбәрчеләребез Сания Фәтхетдинова белән Вәсилә Минапова. Ә Ирек Нәбиуллинның исә беренче генә игелекле гамәле түгел инде бу. Иске Әмзә авылы чишмәсен тәртипкә китереп карап торучы да, беренче сыйныфка баручы сабыйларга бүләкләр өләшүче дә -ул, авылда кемгәдер борчу-кайгы килсә дә иң беренче булып ул ярдәмгә ашыга.
-Шуңа тормышлары бөтен, йортларында бәрәкәт, балалары тәүфыйклы һәм бәхетле дә аларның,-диләр авылдашлары әлеге гаилә башлыгына рәхмәт укып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмзәдә чишмә