Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нариманда районда беренчеләрдән булып Сабантуй уздырдылар

Таралып беткән авыл кешеләрен 1997 елдан бирле Сабантуйга бертуган Фәрдиевлар җыя. Нәкъ менә алар, Рифкать һәм Рәис, инде торгызып булмастай авылның исеме география картасыннан юкка чыкмавы, нариманлыларның яшь буыны ата-бабаларының кече ватанын онытмавы өчен шундый традицион очрашуга нигез салдылар

Дөрес, җирле халыкның өлкәнрәк катламы болай да авылны онытмаска тырыша, юл төшүгә, җәйләрен туган авылына кайта. Йортлар тәртипкә китерелә, яшел чирәм өстеннән сукмаклар таптала - кыскасы, шәһәр кысаларыннан арынган өлкәннәр саф һава, очрашу, аралашу шатлыклары китергән хозурлыкның бар рәхәтлеген татырга тырышалар. Кем белә, киләсе елда алар кайта алырмы-юкмы? Әнә, күпмесе якты дөньядан китте бит инде... Соңгы елларда биредә кышны үткәрергә берәү - Ринат Закиров кына җөрьәт итә, ул үзен, шаяртып, Нариманның "губернаторы" дип атый. Аның гаиләсе Казанда, хатыны авылдагы тормышның бик җиңелләрдән булмавын аңлап, ирен кайтырга да чакыра, әмма Ринат шәһәр тормышын сагынган чаклары булса да, башкалага ашыкмый.
- Туган җир тота, - ди ул үзе, - бернишли алмыйм.
Башка бик күп нариманлыларны да авыл белән шулай күзгә күренмәс көч бәйли сыман. Бер карасаң, уңайлыклы фатирлар, балалар, оныклар янәшәдә, ә ул һаман үзенә чакыра. Рифкать Фәрдиев та мөмкинлек чыгу белән бирегә ашыга, туган авылы аның өчен саф сулы чишмә кебек: суын да чыганакның үзеннән үк эчәсе килә. Үзенең шигырендә күңеле тулы хисләрен бик төгәл чагылдыра:
Әй авылым, гүзәл Нариман!
Урманыңа кереп югалам.
Хәлем китеп барса, моңсулансам,
Сиңа кайтып һәрчак көч алам...
Бу юлы да кешеләр йөрәкләренә якын туган авылларын күрергә, туганнары, дуслары, сыйныфташлары белән күрешергә, яңалыклары, тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән уртаклашырга дип җыелдылар. Барысы да инде гадәткә кергән бәйрәмдә җыела алуларына шатландылар. Биредә һәр Сабантуйда була торганнарның барысы да - тәм-томнар да, җыр-бию, уен-көлке дә, спорт ярышлары да бар иде. Мәйданда балаларның күп булуы аеруча сөендерде, чөнки йолалар онытылмаячак, һәм Нариманны исемлектән сызып ташларга иртәрәк әле. Мөгаен, бу көнне һәр кеше дә авылның ташланмаган, ә тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам итүен тойгандыр. Бусы аеруча мөһим, чөнки кешенең кайда яшәве түгел, ә туып-үскән җирен күңелендә саклавы мөһимрәк. Үзен нариманлы дип санаучылар булганда, Нариман яшәячәк әле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Нурлат районы Нариман поселогы бертуган Фђрдиевлар

2
X