Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат районының Нариман поселогында Авыл көне гөрләп үтте

Узган шимбәдә Нариман поселогында соңгы дистә елда яшәп килүче матур традиция буенча Авыл көне үтте.

Нариманда бүгенге көндә 30лап йорт бар, кышын алар да бушап кала. Әмма яз җитү белән авылда янә тормыш кайный башлый: әби-бабайлар җыенып җәйгегә туган нигезләренә кайта. Ә май азагы - июнь башында шул авылда туып, бүгенге көндә чит җирләрдә яшәүче авыл халкы тырышлыгы белән Авыл көне үткәргәннән соң авылда тормыш тагы да җанланып китә. Менә быел да әлеге чараны үткәрүне озакка сузмады нариманлылар - узган шимбәдә янә туган авылларында җыелыштылар. Гадәттәгечә бәйрәмнең төп иганәчесе авылдашлары Рифкать Фәрдиев булды. Бүгенге көндә ул "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" җәмгыяте белән җитәкчелек итә, елдагыча бәйрәмгә үзе белән артистлар да ияртеп кайтып төшә. Быел да бәйрәмгә җыелучылар танылган артист Илназ Минвәлиевның җырларын тыңлап хозурланганнар, Зәйдән килгән артистлар белән бергә район үзешчәннәренең дә чыгышларын яратып кабул иткәннәр. Быелгы бәйрәмне оештыруда Илдар Иманголов та зур иганәчелек ярдәме күрсәткән. Матур традиция буенча, апа-әбиләр, кунаклар өчен мул өстәл дә әзерләнгән. Спорт уеннары бәйрәмнең матур бизәге булган. Аны оештыруда шул һәм тирә-күрше авылларда туып-үскән Радик Мифтахов, Илһам Зиатдинов, Наилә Галиева, Әнәс Нәбиуллин, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов һәм башкалар башлап йөргәннәр. Төп бәйге - көрәштә исә быел да нурлатлы Илсур Нәбиуллинга тиңнәр табылмаган, төп бүләк - тәкә аңа тапшырылган. Авылның быелгы бәйрәме кичкә кадәр дәвам иткән.
Ә нариманлылар 18 июньдә янә очрашырга сүз куешканнар, бу көнне барысы бергә авыл зиратын тәртипкә китермәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл көне Нариман Нариман поселогы