Нурлатка «Җиңү паровозы» киләчәк
АВЫЛ

Нурлатка «Җиңү паровозы» киләчәк

Ул Нурлатта иртәнге 5тән көндезге 10га кадәр булачак.

Иртәгә, 29 апрельдә, Нурлат тимер юл станциясенә бәйрәм эшелоны – легендар «Җиңү паровозы» киләчәк. 1945 елгы җиңүнең һәм совет сугышчылары каһарманлыгының символына әверелгән бу ретро-состав вокзал перронын илебезнең геройлык тарихындагы җанлы декорациягә әйләндерәчәк.

5.00 – паровоз Нурлат станциясенә килеп туктый.


9.00 – беренче пассажирлар платформасында чараның рәсми өлеше һәм поездны тантаналы каршы алу башлана.

10.00 – «Җиңү паровозы» Нурлат станциясеннән кузгалып китә.


Нет комментариев