Бүген район хуҗалыкларының техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтына әзерлеген республика конкурсы кысаларында махсус комиссия тикшерде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия "Южная", "АгроРазвитие", "Нурлат сөте" һәм "Сөләйманов Ә.И" КФХсы хуҗалыкларында булып, бу юнәлештә эшләрнең оештырылуына бәя бирде. Комиссия составына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, Россельхозцентр, Гостехнадзор белгечләре керде.
- Районда шикәр чөгендере, көнбагыш, бөртеккә кукуруз җыю дәвам итә әле. Шуңа да бар техника да паркларга кайтып җитмәгән. Әмма кыр эшләреннән бушаган техника тиешле таләпләр буенча кышкы саклауга куелган. Техниканың сакланышына җитди якын килүче нурлатлылар бу юлы да эшне яхшы оештырганнар, - дип хуҗалыкларның хезмәтенә уңай бәя бирде республика вәкиле "Сөләйманов Ә.И" КФХсының машина-трактор паркын караганнан соң.
"Сөләйманов Ә.И" КФХсы бай һәм заманча техника паркына ия. Биредә техниканың сакланышыныа игътибар аеруча зур. Хуҗалыкның баш инженеры Ринат Абдрахманов әйтүенчә, бар техниканың 80 процентлабы кышкы саклауга куелган һәм механизаторлар эшләрне тиешле таләпләрне истә тотып башкарганнар.
Нет комментариев