Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Районда бөркегечләр парады үтте

Чәчелгән мәйданнар көн саен ишәя. Беренче шытымнар да күренә башлаячак, димәк, бөркегечләрне карап-тикшереп, кырга чыгарлык итеп әзерләп кую өчен дә нәкъ кулай вакыт. Шуңа республикада бөркегечләрнең кырга чыгарга әзерлеген тикшерүләрне 1 майга кадәр төгәлләргә дигән бурыч куелган да. Ә чәршәмбе көнне районда үткәрелгән бөркегечләр парады Чистай зонасы буенча беренчесе булды.

- Язның кинәт килүе быел бөркегечләрне кырга чыгаруны да ашыктыра. Шуңа да һәрбер хуҗалыкта аларны әзерләүгә шулай ук зур игътибар бирелде. Әлеге чараны исә бүген өч кустка бүлеп үткәрергә булдык. Махсус комиссия "Южная", Районда бөркегечләр парады үтте
"Сөләйманов Ә.И", "Нурлат сөте" ОООлары базасында райондагы барлык 39 бөркегечне карап, әзерлегенә бәя биреп чыгачак, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин.
Чара исә "Южная" хуҗалыгында башланып китте. Бу кустка караган "Южная", "Әфләтунов", "Нурлат сөте" ОООсының Иске Чаллы һәм Югары Нурлат бүлекчәләре, "ИРС" ОООсыннан килгән бөркегечләрнең һәркайсын "Россельхозцентр" ФДБУсы ТР буенча филиалының Чистай районара бүлеге начальнигы Илгизәр Галиев җитәкчелегендәге комиссия "энә күзеннән үткәрә".
- Чистай зонасына 5 район карый. Тикшерүләрне Нурлат районыннан башлап җибәрүебез исә очраклы түгел, чөнки биредә техниканың әзерлегенә зур игътибар бирелә. Моңа кадәр шул ук комиссия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә райондагы орлык агулагыч машиналарны тикшереп чыккан идек. Райондагы 25 машинаның 22се кырга чыгарга рөхсәт алды, бөркегечләр белән дә хәл начар түгел, алар әледән-әле яңартылып тора, - ди Илгизәр Гобәйдуллович.
Комиссия һәр бөркегечнең әзерлегенә акт төзи, алар турыдан-туры авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрелә. Бөркегечләренә кырга чыгарга рөхсәт булмаган хуҗалыкларга исә алга таба республикадан субсидияләр бирелмәячәк икән. Шуңа да, мөгаен, хуҗалыкларда әлеге төр техниканы әзерләүгә аеруча җитди игътибар бирәләр.
Менә "ИРС" ОООсыннан Ислам Хушпаров белән Алаутдин Чичканов та бөркегечләре янында йөгереп диярлек йөриләр, комиссия килгәнче, һәрбер детален яңадан карап чыгалар. Бөркегечтә эшләү өчен махсус курслар үткәннәр икән алар. Чөнки әлеге һөнәр ияләренә агулы химикатлар белән эш итәргә туры килә, шуңа да махсус әзерлекнең булуы да мәҗбүри. Бераз читтәрәк "Южная" агрофирмасының "Бюллер" бөркегече тора. Анысының әзерлеге өчен Владимир Чернов җавап бирә. Әлеге заманча бөркегечне хуҗалыкка әле узган елда гына кайтарган булганнар."Бар нәрсә белән дә трактор кабинасындагы компьютер җайланмасыннан идарә итеп була. Һәр гектарга күпме химикат китүне дә шуннан гына көйлисе. Бик җайлы һәм уңайлы", - ди тракторчы. Ә районда "Бюллер" бөркегечләре 2әү бүгенге көндә, шулай ук 4 "Джакто", 3 "Амазоне", 4 "Каверланд" һәм башка төр заманча бөркегечләр дә район кырларында үзләрен яхшы яктан танытырга өлгергәннәр инде.
Ә комиссия бөркегечләрнең әзерлегенә уңай бәя бирде - 37 бөркегеч бүгеннән кырга чыгарга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ИРС Авыл хуќалыгы идарђсе Нурлат сљте