Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Рәзилә Абдрахманова һәм Әдилә Сәлахова комбайнчы егетләрдән калышмый

​​​​​​​“Сөләйманов Ә.И.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында кызларның кыр кораблары руле артында ир-егетләр белән беррәттән көне буена хезмәт куюларына күнеккәннәр инде.

Чөнки соңгы елларда бер генә урак та кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләреннән башка гына узмый. Рәзилә Абдрахманова, мәсәлән, быел бишенче тапкыр әтисе, хуҗалыкның иң алдынгы комбайнчыларыннан булган Роберт Азатович белән бергә уракта катнаша. Әле мәктәптә укыганда ук җәйге каникулларын кырда үткәрә иде кыз, быел инде – студент, Казан дәүләт медицина университетының беренче курсын тәмамларга өлгергән.

– Педиатр булачакмын, чөнки балаларны, медицинаны яратам, – ди Рәзилә. Университетта җәйге сессияне тапшырганнан соң район үзәк хастаханәсендә практика узган, шуңа ял итәргә вакыты булмаган да дияргә мөмкин, икенче көнне үк кырга чыгып киткән – кызу урак өстендә ничек өйдә ятасың ди инде.

Реклама

– Күнегелгән хезмәт бит. Өстәвенә, әти янәшәдә. Аннары, авылда әти-әни янында өйдә булгач, үзе үк ял инде ул, – ди комбайнчы кыз, бу көннәрдә таңнан караңгыга кадәр басуда булырга туры килсә дә.

Ә менә Татьяна Осипова һәм Әдилә Сәлахова өчен быелгы урак тәүге әле. Әдилә, мәсәлән, районда шулай ук иң тырыш комбайнчыларның берсе булган әтисенә ярдәмгә чыкты. Күп нәрсәләрне әле өйрәнеп кенә килә, әмма күренеп тора, сынатмаячак – әтисе комбайн рулен торган саен ешрак ышанып тапшыра үзенә. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов та кызларның һәркайсының тырышлыгын билгеләп үтә. Моңа дәлилне ерактан эзлисе дә юк. Бүгенге көндә Сәлаховларның гаилә экипажы – суктырылган иген күләме буенча районда беренче, Абдрахмановларныкы дүртенче булып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев