Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Урак маршрутлары буйлап

7 августка районда 29597 гектарда игеннәр җыеп алынды, бу - барлык мәйданның 74 проценты дигән сүз. Суктырылган тулаем ашлык җыемы 67446 тонна тәшкил итә, әлегә игеннәрнең уңышы 22,8 центнер.

Уракны югары темпларда алып баручы "Агроразвитие", "Нурлат сөте" ОООларында урып - җыю барлык мәйданның 87 процентында башкарылган, "Сөләйманов Ә.И." КФХсында да бу күрсәткеч югары - 86 процент. Көзге чәчү өчен 17700 гектарда җир тулысынча әзерләнеп беткән.
Район комбайнчылары ярышын "Сөләйманов Ә.И." КФХсы комбайнчылары әйдәп бара. Ярыш лидеры - Владимир Никитин. Уракның беренче көннәреннән югары темп алган тәҗрибәле игенче "Нью-Холланд" комбайны бункерыннан 6 августка 1822 тонна ашлык бушатты. Әнәс Сәлаховта бу күрсәткеч 1652, ә өченче урында баручы Александр Ильинда 1383 тонна.
Урып - җыю алдынгыларын хөрмәтләү, аларны яңа хезмәт җиңүләренә рухландыру ниятеннән каралган чаралар дәвам итә.
Дүшәмбе көнне Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Сингатуллина мең тоннадан артык ашлык суктырган Владимир Фомин ("Сөләйманов Ә.И." КФХсы), Александр Хоркунов һәм Александр Шувалов ("Нурлат сөте") янында булып, район башлыгы Наил Шарапов исеменнән 5әр мең сум премия тапшырды. Ә "Сөләйманов Ә.И." КФХсыннан Александр Ильин, Николай Марков, Роберт Абдрахманов һәм Ринат Хәйбуллин "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат бүлеге сәяси советы секретаре - район башлыгы Наил Шараповның Рәхмәт хатына лаек булдылар. Шундый ук хат "ВЗП Билярск" ОООсы комбайнчылары Евгений Капитонов, Алексей Данилов һәм "Сөләйманов Ә.И." КФХсыннан Сергей Уфимовка да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Нурлат сљте" ОООсы "Сљлђйманов Ђ.И." хуќалыгы "АгроРазвитие