Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Уракта яшьләр дә, династияләр дә бар

Урып-җыю тәмамланды. Димәк, яшь комбайнчылар республика конкурсының район этабына да беренче нәтиҗәләрне ясарга мөмкин инде.

Районның кайсы гына басуына барып чыкма, тырышып хезмәт куючы комбайнчылар арасында яшьләрне очратырга була. Элек-электән килгән гадәт буенча яшьләр комбайнчы ярдәмчеләре булып та хезмәт куя, штурвалны үз кулларына алып уракның башыннан азагына кадәр үтүчеләр дә бар араларында. Әнә, "Сөләйманов Ә.И." КФХсында да яшьләргә зур өметләр баглыйлар, егетләрнең читкә китмичә туган җирләрендә төпләнеп калуларына сөенеп карыйлар. Комбайнчы ярдәмчесе Юрий Ефремовны да уракның иң кызу вакытында арпа басуында очраткан идек без. Илюткино егете Юрий быел 10нчы сыйныфка бара икән, ул укый торган Якушкино мәктәбендә егет турында бары тик мактау сүзләре генә әйттеләр. Спорт белән шөгыльләнә икән, музыка белән мавыга, кызыксынучан. Ә менә техникага хирыслыгы турында комбайнчы Владимир Фоминнан да яхшырак белүче юк. Чөнки урак башланганнан бирле кырда бергә алар.
- Юра тәпи йөри башлаганнан бирле техника арасында инде. 10 яшеннән трактор йөртергә өйрәнгәндер. Егет ут кебек, һич кенә дә ялкауланып утыра торганнардан түгел. Техника белән бик кызыксына, - ди Владимир Фомин. Ә Юрага техникага мәхәббәт әтисе Виталийдан күчкәндер, мөгаен. Виталий Васильевичны да хуҗалыкта алдынгы механизаторлар арасында телгә алалар.
Хуҗалыкта исә тагын бер комбайнчы ярдәмчесе - Илдар Хәйбуллин турында да мактау сүзләре ишетәсең. Шулай булмый ни, Фома авылының атаклы Хәйбуллиннар династиясе дәвамчысы бит ул. Элегрәк бабасы Габбас авылның бер дигән комбайнчысы иде, соңрак аны улы Ринат алмаштырды, ә хәзер Илдар акрынлап техника арасына кереп килә. Укуын авыл хуҗалыгы буенча дәвам иттерергә дә теләге юк түгел икән. Илдар яшь комбайнчылар арасында үтә торган республика конкурсының район этабында катнашырга да теләк белдергән әле. Һәм юкка түгел, әтисе белән урак башланганнан бирле 1440 тонна икмәк суктырып, конкурста икенче урында бара ул. Ә конкурста беренче урын "Южная" агрофирмасы ОООсыннан Николай Казаковта. Николай быел гына армия хезмәтен үтеп кайткан әле, һәм озакка сузмыйча әтисе Николай Николаевич белән кырга да чыгып киткән. Комбайнын куйгач, башка төр техникада да рәхәтләнеп эшләргә җыена егет. Конкурсның тагын бер катнашучысы - шул ук хуҗалыктан янә бер яшь комбайнчы Алексей Аниськин шулай ук комбайнчылар династиясеннән. Әтисе Петр Владимирович белән бер комбайнда эшлиләр алар. Уракның беренче көненнән үк алдынгылар арасында бардылар, һәм егет конкурста өченче урынга чыга алды. "Южная" агрофирмасыннан бертуган егетләр Илшат һәм Альберт Заһретдиновларны да хуҗалыкта бары тик мактап кына телгә алалар. Шулай ук техника тирәсендә кайнап үскән әлеге егетләр сыната торганнардан түгел, урак тәмамлангач та икесе дә хуҗалыкта эшлиләр, бик тырышлар икән. Район конкурсында исә алар IV-V урыннарны бүлештеләр. Ә баштагы өч урынны алган егетләр өчен конкурс әле дәвам итәчәк, республика турында аларга җитдиерәк сынауны узарга, гамәли күнекмәләрен күрсәтү белән бергә теоретик сорауларга да җавап бирергә туры киләчәк. Ә җиңүчеләргә төрле бүләкләр белән бергә Казан дәүләт аграр университетының бюджет бүлегенә керү өчен сертификат та тапшырыла икән. Урып-җыю кебек җитди сынауны үтә алган егетләребез конкурста да сынатмаслардыр. Уңышлар телик үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Сљлђйманов Ђ.И." хуќалыгы "Южная" агрофирмасы" ОООсы Якушкино авылы