Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Урта Камышлыдан Юрий Тимофеев музей турында хыяллана

Юрий Егорович үз йортында музей ачу хыялы белән янып яши.

Хәер, инде хәзер үк өе уникаль күргәзмә комплексларын хәтерләтә. Биредә интерьердагы һәр нәрсә останың четрекле хезмәте нәтиҗәсе. Борынгы стильдә ясалган кечкенә көнкүреш әйберләре булсынмы ул, я булмаса авыл йортлары макетлары яисә майлы буяулар белән ясалган картиналармы – барысы да чын күңелдән башкарылган. Күптән түгел ул пирография техникасы белән картиналар ясауны да үзләштергән әле.

– И н т е р н е т т а н үрнәкләрен алдым да ясап карарга булдым, – ди ул.

Агачка яндырып бизәк т ө ш е р ү ч е л ә р н е ң эшләреннән илһам алып, ул Консантин Ивановның “Нарспи” үлемсез поэмасы мотивлары буенча картиналарның тулы бер сериясен ясаган. Аны әле мәктәптән үк яхшы хәтерли икән. Әлеге картиналар бик тиздән авторның чираттагы иҗади күргәзмәсендә урын алачак. Алар белән Халыклар дуслыгы йорты коллективы кызыксынган инде.

– Нинди генә эшкә алынса да, һәр нәрсәне бик яхшы итеп башкарып чыга, – ди аның турында учреждение директоры Галина Терентьева. Ул остага һәрдаим ярдәм итеп тора. Бу көннәрдә Юрий Егорович “Ел һөнәрчесе-2021” республика бәйгесендә катнаша, биредә дә иң беренче ярдәмчеләре алар.

 Юрий Тимофеев үзенең агач исе аңкып торуч ы о с т а х а н ә се н н ә н сәгатьләр буена чыкмый. Биредә гап-гади каен пүләне гаҗәеп ваза һәм хәтта самавыр, тәлинкәләргә дә әверелә, кайчагында оста кечкенә агач кисәкләреннән композицияләр дә җыя. Әйтерсең, алар аның кулында җанлана.

– Кышкыга картиналар өчен төрле рамнар әзерләп калырга телим. Хәзер күбрәк бакча эшләренә чыгарга туры килә. Суыклар башлангач янә кулыма буяу һәм пумалалар алачакмын, – ди әңгәмәдәшебез.

 Гомумән, планнары һәм иҗади идеяләре күп әле, һәм алар аны хыялына тагы да якынайта гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев