Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Владислав Березовскийга авыр тормыш хәленнән чыгарга социаль контракт булышкан

 Дәүләт ярдәме хисабына өч үгез сатып алып, гаилә хуҗалыкларын киңәйтә алган.

Алар Абляскинода 22 ел элек төпләнгәннәр.

– Мин үзем Оренбург өлкәсеннән. Әнием бу яктан иде. Әтиебез вафат булгач, ул туган авылына кайтып урнашырга карар кылды. Үзен генә җибәрәсем килмәде. Бергәләп күчендек, – ди Владислав Олегович.

Авыл тормышына бик тиз күнеккәннәр. Березовскийлар хуҗалык корып җибәргәннәр, бакча үстерә башлаганнар. Гаилә киңәйгән – бер-бер артлы ике уллары туган. Бер ел элек исә күптән көтелгән кызлары дөньяга килгән. Әмма гаиләнең бәхетен мәкерле авыру җимергән, пневмониядән Владислав Березовскийның тормыш иптәше вафат булган.

 – Мин өч бала белән ялгыз калдым, алга таба ничек яшәрмен дип кайгырдым, – дип әлеге фаҗигале көннәргә кайта гаилә башлыгы. – Авырлыкларны җиңәргә соцконтракт булышты.

Гаиләләргә авыр тормыш хәлләреннән чыгарга ярдәм итә торган әлеге дәүләт ярдәме чарасы нурлатлылар өчен яңалык түгел. Быел программадан 134 кеше файдаланган. Алар төрле юнәлешләрне сайлаганнар – эш эзләү, алга таба эшкә урнашу белән белем алудан башлап үз эшеңне ачуга кадәр. Пособиеләр түләүдән аермалы буларак, биредә бөтенләй башка механизм бит – мохтаҗларга акчалата түләүләр бирелми, ә үзүзләрен тәэмин итү буенча ниндидер юнәлеш сайларга этәрә.

Березовскийларга халыкка социаль яклау бүлеге белән социаль контракт төзергә Урта Камышлы авыл җирлеге башкарма комитетында киңәш иткәннәр. Туры килерлек юнәлеш дип шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруны сайлаганнар. Тиешле документларны җыйганнар. Ә бүлеп бирелгән акчаларга үгез бозаулар алганнар.

– Без хәзер – үзмәшгуль гаилә, – ди Владислав Олегович, үзенең төп ярдәмчеләрен күрсәтеп. – Улларыма 16 һәм 12 яшь. Алар хуҗалыкта төрле яклап ярдәм итә. Менә хәзер дә бергәләшеп кышкыга азык әзерлибез. Беребезгә дә җиңел генә булмады. Әмма хуҗалык тоткач, кул кушырып утырып булмый. Эшләргә кирәк. Башта үз-үзебезне мәҗбүр итеп, терлекләр ашатырга, сарайны җыештырырга чыга идек. Эш коткарды дип әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев