Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Юлны – уртак көч белән

Колбай Мораса авылының Ленин урамында яшәүчеләр юлның бер өлешен уртак тырышлык белән төзекләндергәннәр.

– Безнең авыл җирлегендә юллар ремонты актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, – диде авыл җирлеге башлыгы Гөлнас Сафина. – Колбай Морасада 9 урам бар. Шул көннәрдә Ленин урамы юлының 81 метрын төзекләндердек. Рәмзис Фәссахов, Мансур Шәкүров, Вил Галләмов, Дамир Сафин үз шәхси тракторлары һәм машиналары белән сүтелгән кирпечләрне кайтарып ваттылар, юлга җәеп, ДТ тракторы белән тигезләделәр. Әлеге урамда яшәүче һәркем эшкә актив кушылды. Юлның өске катына авыл җирлеге карамагында булган вак ташны түшәдек. Быел җыелган үзара салым акчаларына юллар ремонтын дәвам иттерәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев