Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

"Южная"да урак яхшы бара

Быелгы урак чорында "Южная" агрофирмасы" ОООсы басуларында барлыгы 11 комбайн иген суктыра.

Биредә урак темпының әйбәт баруында заманча техника һәм, әлбәттә инде, аларны иярләүче игенчеләрнең осталыгы зур роль уйный. Хуҗалыкның алты ACROS һәм биш ДОН комбайнын төшкә кадәр бер басуда, төштән соң икенчесендә очратырга мөмкин. Әлеге куәтле техниканы иярләүче егетләр дә авылның иң уңган-булганнары икән. Мисал өчен, кышын агрофирманың терлекчелек комплексында учетчик, газ буенча оператор булып эшләүче Илшат Сафин язга чыгу белән җир эшенә керешә. Башта ул чәчүдә булса, көзгә урып-җыю эшләренә чыга. Быелгы сезонда яңа техника иярләү дә насыйп булган үзенә. Булганнан бар да була, ди халык мәкале. Илшат та мәктәпне тәмамлау белән бәхет эзләп читкә чыгып китәргә ашыкмый, авылда төпләнеп кала. Гаилә кора, ике бала үстерә, ипотека белән йорт җиткезә. Әтиле-уллы Сафиннарның гаилә экипажы уракта беренче ел гына түгел инде. Өлкән комбайнчы Илшатка ярдәмгә әтисе Әсхәт абый килгән. Гомер буе комбайнчы, тракторчы булып эшләгән Әсхәт абый урып-җыю чорында тик утыра алмый, әлбәттә. Шул ук кырда эшләүче Ринат Хәммәтшинга да җиргә мәхәббәт нәселдән күчкәндер, мөгаен.
Әнә, хуҗалыкның эксплуатация буенча баш механигы Васыйл Билданов та әлеге егетләрне мактап бетерә алмый.
- Кулларына нәрсә тотсалар, шуннан "кәнфит" ясый торган егетләр. Яшь кадрларыбыз бик булдыклы безнең, - ди ул.
Ринат Хәмәтшин уракта бишенче ел икән инде. Ринатка да техника "җене" әтисе Закирҗан агадан күчкән. Ринат хуҗалыкта гына түгел, өйдә дә бик тырыш егет, диләр хезмәттәшләре дә. Гомумән, Ринат өчен быелгы ел сөенечле булган. Шуның иң зурысы - кызы тууы, әлбәттә. Шуңа бу юлы аеруча дәртләнеп чыккан ул уракка. Хәер, иген басуларында мәшгуль булган һәммәсе дә эшләренә намуслы итеп, бар җаваплылыгында карарга күнгән анысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агрофирма ACROS ДОН комбайны