Фомадан Рауза Гафурова Әниләр көнен якыннары кадер-хөрмәтендә каршы ала
ХӘБӘРЛӘР

Фомадан Рауза Гафурова Әниләр көнен якыннары кадер-хөрмәтендә каршы ала

Рауза апа Гафурова ноябрь аенда гадәттә балалары, оныклары, оныкчыкларыннан ике тапкыр котлаулар кабул итә.

Бәхетле картлык шундый була

Башта барысы бергәләшеп әниләрен туган көне белән тәбриклиләр, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне уңаеннан җылы котлауларын ирештерәләр. Быелгы ноябрь исә гаилә өчен аеруча истә калырлык булды, чөнки Рауза апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күпсанлы кадерле кунаклары – балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, күршеләре, авылдашларын ул һәрвакыттагыча ачык йөз, өстәл тулы камыр ризыклары, тәмле сыйлар белән каршы алды. 

Фомадан Рауза Гафурова Әниләр көнен якыннары кадер-хөрмәтендә каршы ала

Бу көнне аны район җитәкчелеге исеменнән дә котладылар. Алдан ук үзе генә белгән рецепты белән кабарып торган йомшак юкаларын пешерде, аннан тавыгын тутырды, иртәдән бәлешен бөкләп тыкты... Янында йөгерешеп йөргән кызлары, киленнәре, оныкларына киңәшләрен бирергә дә онытмады һәм инде түгәрәк өстәл янына бөтен гаилә җыелышкач, ихлас күңелдән нәсел дәвамчыларына карап: ”Барысы да тәрбияле булдылар, шөкер”, – дип узган гомер еллары өчен зур горурлык хисләре кичерде. 

Гыйбрәтле тормыш юлы

Балачагы авыр сугыш елларына туры килә аның. 

“Әниләр гел эштә булды безнең. Сыер җигеп кырга чыгып китәләр, ә без аларга иярәбез. Аннан акрынлап үзебез дә кул арасына керә башладык. Аякларыгыз кечкенә, игеннәрне таптамыйсыз дип, утауга чыгаралар иде”, – дип бала вакытларын исенә төшерә Рауза апа. 

Каты авырып китүе аркасында мәктәптә 3 сыйныф кына укырга туры килә үзенә, шуңа эшкә дә иртә – әле 14 яшендә үк чыга. 

“Апаның чөгендерен эшләп бетердек кенә, велосипедлар белән кырдан ук сыер саварга килеп алдылар. Мин елап барам, булдыра алмам, дим. Синнән була ул, син әрсез, дип калдырдылар шулай. Эшләп киттем тагы, башкалар 12 сыер сауганда, миндә 13әү иде. Ничә ел буена Бутаиха урманы янәшәсендәге җәйләүгә җәяү йөреп тә эшләдек. Авырлыклардан да, хезмәттән дә курыкмадык”. 

19 яшендә кияүгә чыга Рауза апа. Тормыш иптәше Хәлим әле армиягә киткәнче үк күз сала уңган һәм тәвәккәл кызга. Һәм хезмәт срогын тутырып кайткач, өйләнешеп тә куялар, тату гаиләдә 7 бала туа. Тормыш иптәше шофер булып эшли, һәрчак юлда. Рауза апа фермада да хезмәт куя, чөгендерен дә игә, йорт тутырып мал-туар асрыйлар, шул еллар эчендә ике өй салып чыгалар. Тормыш иптәшенең күршедә генә яшәгән ир туганнары белән тату булып, килендәшләре белән бер гаилә сыман, ярдәмләшеп гомер итәләр. 

Фомадан Рауза Гафурова Әниләр көнен якыннары кадер-хөрмәтендә каршы ала

Бар яктан да уңган ул

Әмма, нинди генә авыр эштә яки мәшәкатьле чагы булмасын, һәрчак балаларын һәм ирен карарга вакыт таба. Үзе дә һәрчак матур итеп киенеп йөри, кунакка яраткан үкчәле туфлиләрен киеп барырга да онытмый, бүген дә бер киемен дә үтүкләмичә кими әле. Өйдәгеләрне тәмле ризыклар белән сыйлый, әле алай гына да түгел, туйларга камыр ризыклары пешерергә дә авылдашлары һәрчак аны чакыра торган булалар. Бу осталыгы да балачактан, әнисеннән килә аның. 

“Әле сабый чакта ук апа кызлар җыйганда ашарга мин пешерә торган идем. Бөтенесе килен токмачы булган бу дип мактый-мактый ашыйлар. Аннары күршедә яшәүче Зөһрә әбигә ияреп, бавырсак пешерергә йөрдек, аңардан да күп нәрсәгә өйрәндем. Бөтен ризыкларны да яратып пешерәм”, – дип ул елларны искә ала Рауза апа. 

Балаларын да үз үрнәкләрендә тырыш, уңган булырга, олыны – олы, кечене – кече итеп күрергә өйрәтәләр.

“Балачактан сиңа таш белән атсалар, син аш белән ат, дип өйрәтте әниебез. Һәрчак аның бу сүзләрен истә тотып яшим. Үзе дә һәрчак шундый булды, беркайчан беркем белән әрләшмәде, кешеләргә карата ачык күңелле, йомшак, сабыр иде”, – ди кече кызы Гөлнур. 

Һәркемгә үрнәк 

Рауза апа башта балаларына – оныкларын, аннан оныкларына оныкчыкларын үстерергә дә булышкан. Бүгенге көндә 13 оныгы, 24 оныкчыгы өчен дә яраткан һәм кадерле әби ул. 

Фомадан Рауза Гафурова Әниләр көнен якыннары кадер-хөрмәтендә каршы ала

“Әби кочагында, аның тәрбиясендә үстек без, – ди бүген Казанда яшәүче оныгы Ләйсән. – Ул безне мәктәпкә матур итеп киендереп, чәчләребезне үреп җибәрә иде. Әбиебез үзе дә һәрчак матурлыкка, затлылыкка омтылды. Безгә дә тәмле аша, затлы киен, кешедән татлы телеңне кызганма, каты бәрелмә, йомшак күңелле бул, дип өйрәтте”. 

Динне хөрмәт итеп, аның кагыйдәләрен истә тотып яшәү дә балаларына әниләреннән күчкән. Үзе дә яшьтән уразасын калдырмый, озак еллар буена мәет юып та авылдашларына күп игелекләр кылган. Биш вакыт намазда бүген, балалары, оныкларына, туганнарына, тирә-күршеләренә сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләп догалар укый.

Махсус хәрби операциядә Ватан сагына баскан ике оныгы, бер кияүләре өчен дә изге догада ул. Авылдашлары да аның сабырлыгына, тәвәккәллегенә сокланып, хөрмәт белән авылыбызның Акъәбисе син дип кенә торалар. Ә ул 90ны тутырса да, тик торуны белми әле, өйдәгеләргә булыша, җәен хәтта бакча эшенә дә чыгып китә.

“Үземне туксанда дип сизмим әле. Мин гомерем буена кешеләрне яратып яшәдем, хәзер дә барысын да яратам, һәммәсенә дә үземнеке кебек бәхетле картлык телим”, – ди ул.


Нет комментариев