Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә

Нәкъ 35 ел элек – 1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы Татарстанның хәзерге өч төсле әләмен республикабызның дәүләт символларының берсе буларак кабул итә.

Бу көн рәсми рәвештә билгеләп үтелмәсә дә, бөтен татар дөньясы өчен зур әһәмияткә ия, иң элек ул тарихи хәтер һәм милли традицияләрне саклауны гәүдәләндерә.

Нурлат районында әлеге мөһим датага багышланган чаралар, сыйныфтан тыш дәресләр, мастер-класслар уза.


Нет комментариев