АВЫЛ

Йөз меңнән артты

Район хуҗалыкларының шикәр заводына тапшырган чөгендерләре 100 мең тоннадан артты.

Соңгы бер көндә исәпләү авырлыгында 1900 тонна тирәсе чимал кабул ителде, шуның мең тоннадан күбрәге - "Сөләйманов" КФХсыннан.
Татлы тамыр ташкыны дәвам итә.
Төгәлләделәр
"АгроРазвитие" хуҗалыгында 400 гектарда игелгән шикәр чөгендере казу төгәлләнде. Барлык мәйданның яртысыннан күбрәге - ВИГ комбайнында эшләгән Николай Матюшкин исәбендә.


Нет комментариев