Рифкать Миңнеханов Татарстанда Шәймиев елы игълан ителүне хуплады
Көн темасы

Рифкать Миңнеханов Татарстанда Шәймиев елы игълан ителүне хуплады

“Шәймиев галимнәр өчен галимнәрнең үзләренә караганда да күбрәк эшләде” – диде ул.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең республика фәне үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Ул Татарстан Рәисенең киләсе елны Татарстанда Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү турындагы карарын шәрехләп, Шәймиевнең галим булмаса да, фән һәм галимнәр өчен бик күп эш башкаруын ассызыклады.

«Шәймиевнең уникальлеге шунда: бу кеше галим түгел, ләкин галимнәр өчен галимнәрнең үзләренә караганда күбрәк эшләгән кешеләр бар», – диде Рифкать Миңнеханов.

Фәннәр академиясен булдыруны ул аерым мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә, ул чорда республикада һәм илдә барган стратегик процессларны тирәнтен аңлау һәм киләчәкне күзаллау мөһим роль уйнаган.


Нет комментариев