Нурлатлылар 2026 елның 1 декабренә кадәр 2025 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымнарын түләргә тиешләр.
Уведомлениеләрне алу тәртибе
Салым уведомлениеләре сентябрь ахырында килә башлады. Шәһәрдә салым инспекциясенең булмавы, әлбәттә, кемгәдер килеп туган мәсьәләләрен хәл итәргә комачаулый. Әмма салым түләү өчен инспекциягә шәхсән барырга кирәкми бит. Быелдан башлап уведомление автомат рәвештә берьюлы ике сервиста – “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетта һәм салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштырыла.
Электрон сервислардан кулланмаучыларга уведомлениеләр октябрь ахырына кадәр почта аша килергә тиеш иде. Әгәр дә документ моңа кадәр килмәгән булса, аны Күпфункцияле үзәктә алырга мөмкин.
“МФЦда махсус компьютер урнаштырылган, аның аша “Дәүләт хезмәтләре”нә яки салым түләүченең шәхси кабинетына кереп, салым уведомлениесен бастырып алырга һәм шунда ук түләргә мөмкин”, – дип аңлатма бирде МФЦ начальнигы Ләйсән Мәүлетова.
Кемнәр салым түләүдән азат ителә
Күпфункцияле үзәктә әйтүләренчә, гражданның салым түләүдән тулысынча азат итә торган льготалары яки исәпләүләре булса, яки салымның гомуми суммасы 300 сумнан азрак булган очракта, уведомление формалаштырылмый.
“Мисал өчен, лаеклы ялдагы кешеләр һәм пенсия яшенә якынлашучы гражданнар бер күчемсез объектка салым түләүдән азат ителәләр: бер фатир, бер торак йорт, бер гараж, шулай ук 50 квадрат метрдан азрак мәйданлы бер хуҗалык корылмасы булырга мөмкин ул. Салым түләүче аның төрен үзе сайламаса, салым инспекциясе льготаны автомат рәвештә максималь суммалы объектка карата кулланачак”, – дип дәвам итте Ләйсән Мәүлетова.
Түләмәсәгез, пеня исәпләнә
Салым түләү вакыты көннән-көн якынлаша бара. Аның суммасын алдан тикшерегез һәм түләүләрне соңга калдырмагыз. Күпфункцияле үзәктә шуны искәртәләр: салым кампаниясе төгәлләнүгә үк көн саен пеня исәпләнә башлаячак.
“Агымдагы елның 1 августыннан яңа тәртип гамәлдә: “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәү язмасының расланган булуы документларны электрон кабул итүне аңлата. Шуңа күрә “уведомлениене күрми калдым” дип әйтү җаваплылыктан коткармый”, – дип ассызыклады Ләйсән Мәүлетова.

Нет комментариев