Нурлат шәһәре прокуратурасы бүгенге көндә кәрәзле телефон һәм банк карталарын кулланып кылынган мошенниклык очраклары ешаюы турында кисәтә. Җинаятьчеләр йоклап ятмый һәм мошенниклыкның яңа очракларын уйлап чыгара тора.
– Шундый очрак районыбызда яшәүче бер ханым белән дә килеп чыкты, – ди Нурлат шәһәре прокуроры ярдәмчесе Оксана Прохорова. – Сөйләве буенча, аңа билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм кемдер аның исеменә кредит алырга җыена дип хәбәр иткәннәр. Ханымны ышандырганнан соң, кредитка заявканы кире кагу өчен ни эшләргә кирәклеген аңлатканнар. Куркуга калган ханым банк картасы һәм телефонына килгән смс-кодларны кулланып, мошенникларның барлык кушканнарын үтәгән. Нәтиҗәдә, мошенниклар аның исеменә 170 мең сумнан артыграк кредит алганнар. Ә ул, ялгышып, әлеге акчаларны мошенникларга күчергән. Соңрак ханым, әлбәттә инде, мошенниклар корбаны булуын аңлап алган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча аның гаризасы нигезендә җинаять эше кузгатылган. – Мошенниклык очракларына юл куймас өчен, башка кешеләр үтенече белән бернинди операция дә үткәрмәгез. Алар хәтта үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырса да, – дип искәртә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
Нет комментариев