Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

83 нурлатлы бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаячак

Вакытында түләнмәгән транспорт яки милеккә салым, штрафлар, пошлиналар, кредит һәм коммуналь түләүләр, алиментлар һәм башка бурычлар араксында чит илгә күптән көтелгән сәяхәт өзелергә мөмкин

Ниндидер сәбәпләр аркасында үз бурычлары турында белми калганнар өчен июнь азагына кадәр һәр шимбәдә сул приставларының район службасында Ачык ишекләр көннәре үтә.
- Бүгенге көндә суд приставлары производствосында бурычларны түләттерү турында 4557 үтәтү производствосы ята. Ел башыннан 20 майга кадәр безнең служба тарафыннан чит илгә чыгуны чикләүче 20 постановление чыгарылган булса, 20 майдан 27сенә кадәр бу сан 63кә кадәр күтәрелде, - дип хәбәр итте Нурлат районы бүлеге начальнигы - өлкән суд приставы Әмир Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф кредит пошлина суд приставлары