Аларның беренчесе шәһәрдә агросәнәгать паркы төзелү булса, икенчесе - авыл хуҗалыгы кулланучылар катнаш кооперативы ачылуыдыр, мөгаен.
Моннан тыш, районда кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеген үстерү, аңа тагы да күбрәк эшмәкәрләрне җәлеп итеп, эшен активлаштыруга йөз тотыла.
Агросәнәгать паркының типовой проекты инде әзер. Парк бинасында сәүдә өчен генә түгел, продукцияне саклау, эшкәртү өчен дә махсус урыннар булыр дип планлаштырыла. Нурлат-Казан юлы өстендә шәһәр кырыенда урнашачак паркта эшчәнлек дүрт - ит, сөт, яшелчә һәм икмәк пешерү юнәлешләре буенча алып барылыр дип планлаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов бу хакта район фермерлары һәм кулланучылар җәмгыяте, кооперативлар вәкилләрен катнашында шул көннәрдә үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте.:
- Паркта җирле җитештерүчеләргә иркенләп эшләр өчен урын булачак, - диде ул. - Фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар биредә үзләреннтән арктан продукцияне арадашчыларсыз шәһәреләргә тәкъдим итә алачак.
Әмма парк эшләп торсын, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар арасында да ихтыяҗлы булсын өчен район кулланучылар берлеге системасы эшен җайга салу кирәк. Дөрес, районда бүгенге көндә кулланучылар жәмгыяте эшли үзе. Әмма ул нигездә сәүдә белән шөгыльләнә, җәмгыятьнең автокибетләре авылларга чыгып та сату итә. Җәмгыять җитәкчесе Равил Хәмидуллин әйтүенчә, тагы бер юнәлеш - икенчел чимал кабул итү буенча да эшчәнлекләрен киңәйтмәкче
Нет комментариев