Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Автовокзал кассирлары пилоткадан хезмәт күрсәтә

​​​​​​​Бу көннәрдә Нурлат автовокзалына кергән пассажирларны “Җиңү көне белән!” дип язылган хәрби пилоткалар кигән һәм Георгий тасмалары таккан хезмәткәрләр каршы ала.

Бу – Нурлат АТПсының Җиңү көне уңаеннан оештырылган истәлек акцияләренең берсе.

– Без ел саен Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз һәм тылда хезмәт куйган якташларыбызга, аларның каһарман батырлыкларына хөрмәт күрсәтү йөзеннән, төрле чаралар оештырабыз, – диде “Нурлат АТПсы” генераль директоры Идрис Кәримов. –  Мисалга, тиздән автовокзалны әләмнәр белән бизәячәкбез, автобусларга сугыш һәм тыл ветераннарына ихлас теләкләр  язылган баннерлар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев