Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авылларда ФАПлар ачылачак

Торакка, мәгариф объектларына капиталь ремонт, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов республикада капиталь ремонт яхшы темплар белән бара дип билгеләп үтте.

Биредә үк идарәче компанияләрнең, ТСЖларның эшчәнлекләре турындагы мәгълүматны ачу, шулай ук хезмәтне саклау темасына да кагылдылар. Күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирүгә килгәндә, Нурлатта 262 гариза бирелгән, шуларның 2се - электрон формада.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, агымдагы һәм капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында 2012нче елда районда ике фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Бу максатларда Егоркинода мәктәп кабинетын үзгәртеп корачаклар, ә Зүзәйдә ФАП өчен модульле блок урнаштырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егоркино ФАП ТСЖ ТР Президенты