Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Балаларның җәйге ялы ничек оештырылачак

Тиздән башланачак җәйге каникуллар чорында районда барлыгы 2200дән артык бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытачак.

- Быелгы җәйге каникулларда да төрле юнәлешләр буенча эшләргә җыенабыз, - ди райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин. - Ял, хезмәт һәм сәламәтләндерү, мәктәп яны, "Заречный", "Нурсан", "Чияле Алан" лагерьлары эшләячәк. Моннан тыш, "Форпост", РОСТОның район оешмасые һәм хәрби комиссариат линияләре буенча яллар оештыру каралган, аннан Болгардагы палаткалы лагерьларга төркемнәр җибәреләчәк.
Инде бүгеннән бүлектә Кырымдагы "Кипарис" һәм Анападагы "Счастливое детство" лагерьларына балалар төркемнәре җыю да башланган икән.
Ялларны оештыру чыгымнарының күпчелек өлешен республика һәм район бюджетлары финанслый, шулай ук ата-аналардан да кайбер кертемнәр каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО райбашкарма комитеты "Форпост" Анапа