Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Барыбыз бергә – өмәгә!

Бүген районның торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Нурлатлылар бу чорда "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясенә дә кушылачаклар.

Икеайлык барышында хезмәт коллективларының гына түгел, яшьләр оешмалары, волонтерларның да актив катнашында узачак шимбә өмәләренә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Морадыймов имзалаган 2015 елның 17 марттагы икеайлык үткәрү турындагы карар башлангыч бирде. Җиңүнең 70 еллыгы елында шимбә өмәләрендә Бөек Ватан сугышы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемен йөртүче урамнарга аерым игътибар биреләчәк. Шәһәрдә бу чараларны оештыру өчен шәһәр һәм район башкарма комитетлары, коммуналь службалар җаваплы булса, авылларда - авыл җирлекләре башлыклары. Гомумән, предприятие, учреждениеләр җитәкчеләренә, шулай ук иҗтимагый оешмаларга икеайлык барышында даими рәвештә санитар көннәр үткәрү бурычы куела. Бу чорда парклар, зиратларны чистартуга, йорт яны территорияләрендә кече архитектур формаларны, юллар һәм тротуарларны, торак йортлар фасадларын һәм контейнер мәйданчыкларын ремонтлауга, газоннарны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, торак пунктларда, юл яны полосаларында, халык күпләп ял итә торган урыннарда санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә аерата зур игътибар биреләчәк.
Ә 25 апрельдә "Яшел дулкын" акциясе кысаларында Урман утырту көне игълан ителә. Нурлат урманчылыгы агач утыру һәм урман фондын санитар-экологик чистарту планын эшләячәк. Хәер, урманчылар кайбер эшләрне башлап та җибәргәннәр инде.
- Без автомобиль юллары тирәләрендәге полосаларны чистартуга керештек, кайбер урманчылыкларда яңа беседкалар да урнаштырдык, - ди Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев. - Утырту материалын саклау өчен кар көртләре булдырдык, урман техникасын әзерләдек.
Шәһәрдә дә төзекләндерү буенча чараларны башкалардан алданрак башлап җибәрүчеләр бар. Мәсәлән, НУАДлылар ике атна элек чокыр ремонтына керешкәннәр, һәм бу вакыт эчендә юлчылар шул максатларга 300 тонна сыек һәм 40 тонна салкын асфальт-бетон катнашмасы файдаланганнар. Территорияне чистартуга беренчеләрдән булып әлеге предприятиенең инженер-техник хезмәткәрләре дә чыкты: дүшәмбене алар санитар сәгать белән башлап җибәрделәр. Автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территория - юл кичүе һәм әйләнеч юлда да шимбә өмәләрен җиренә җиткереп үткәрергә планлаштыралар. Кыскасы, шәһәрнең бер генә почмагы да кагылмаган көенчә калырга тиеш түгел: барлык юллар һәм урамнар да төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен предприятие һәм оешмаларга беркетелгән, ә икеайлык кысаларындагы барлык эшләрне районның экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссиясе координацияләячәк. Нурлатлыларга исә икеайлыкка актив кушылырга гына кала. Ә эшне гади нәрсәләрдән, мәсәлән, йортларның отмосткаларын кардан арындырудан башларга була...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев