Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Барыннан да элек – законлылыкны саклау

Бүген прокуратура хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Нурлат шәһәре прокуратурасы елъязмасы да матур традицияләр белән тулылана. Зур булмаган коллективның законнарның өстенлеген, законлылыкның бердәмлеген һәм ныклыгын, кеше хокуларын һәм иреген яклауны тәэмин итүгә юнәлтелгән хезмәте җитәкчелек тарафыннан башкарыла торган компетентлы идарә эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора.
Нурлат шәһәре прокуратурасы белән прокуратура ветераны Рамил Гарифуллин җитәкчелек итә. Бу системада инде ул чирек гасыр эшли, шуның 19 елын прокурор булып хезмәт куя. Нурлатта шәһәр прокуратурасы белән Рамил Таһирович 4 ел элек, төгәлрәге, 2013 елның ноябреннән җитәкчелек итә башлый. Әлеге чор эчендә прокурор тарафыннан көндәлек бурычлар белән беррәттән зур хуҗалык эшчәнлеге дә башкарылган. Мисал өчен, реконструкциядән соң прокуратура бинасы тулысынча яңарды, территориясе дә заманча төс алды. Бу, әлбәттә инде, шәһәрнең гомумархитектура йөзендә дә зур роль уйный. Тагын бер мөһим әйбер - хокук бозулар өлкәсендә хәл яхшырган, җинаятьчелек кимегән.
- Бу, әлбәттә инде, шәһәр прокуратурасының хокук саклау органнары белән берлектә алып барылган уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды, - диде Рамил Таһирович, һәм, иң беренче чиратта, барлык куелган бурычларны уңышлы үтәп чыккан һәм республика прокурорыннан уңай бәя алган коллективын да билгеләп үтте. - Прокуратура коллективы тотрыклы, билгеле бер эш тәҗрибәсенә ия.
Әлбәттә, узган елда ирешелгән уңышлар - шәһәр прокуратурасы коллективының уртак хезмәт җимеше. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, биредә һәр хезмәткәр аерым юнәлеш буенча беркетелгән. Мисал өчен, прокурорның өлкән ярдәмчесе Ленар Мисбахов сәламәтлек саклау системасында, контрольлек итүче органнарда гомумкүзәтчелек тикшерү эшләре, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Прокурор ярдәмчесе Динар Гарифуллин тарафыннан районда җинаятьләрне, хокук бозуларны теркәү буенча зур эш башкарылган. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ирина Шувалова үз юнәлеше буенча уңышлы эшләп килә: ул районның 34 белем бирү учреҗдениесенең барысында да татар телен, шулай ук туган телне өйрәнү буенча уку планнарын федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләпләренә туры китерү буенча җитди хезмәт куйган. Һәм аларның барысы да - Ленар Рәмисович та, Динар Ясирович, Ирина Юрьевна да ел нәтиҗәләре буенча республика прокурорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.
Прокуратураның эшчәнлеге җәмгыять өчен бик мөһим, киңкырлы һәм масштаблы.
- Узган елда 1000нән артык закон бозу очрагын ачыкладык, - дип саннарга тукталды шәһәр прокуроры. - Прокурор катнашуы нәтиҗәсендә 63 законсыз хокукый актка үзгәреш кертелде, закон бозуларны бетерү буенча 379 представление чыгарылды, алар буенча 504 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Судка 6 миллионнан артыграк сумга 99 дәгъва гаризасы юлланды, шуларның 76сы - гражданнарның хезмәт хакларына хокукларын кайтару турында. 50 зат административ җаваплылыкка тартылды, 10сына закон бозуларны булдырмау турында кисәтү ясалды. Прокурор тикшерүе материаллары буенча 2 җинаять эше кузгатылды.
...Кышын көннәр кыска. Ул прокуратураның ике катлы бинасында никадәр җаваплы мәсьәләләр башкарылганын ассызыклый сыман: кабинетлардагы утлар шәһәрлеләр эшкә барганчы ук кабына һәм соңга кадәр яна. Биредә һәр мөрәҗәгать һәм проблема артында кеше язмышы торганлыгын яхшы аңлыйлар. Шундый вакытта шәхси вакыт белән исәпләшеп торырга буламы соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев