Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

БЕЛСӘҢ, КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ

"Татэнерго" ел саен үткәрә торган "Имин каникуллар" акциясе узган атнада укучыларны 2нче мәктәпкә җыйды.

Электр - сезнең дустыгыз һәм ярдәмчегез. Әмма бары тик куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотканда гына. "Челтәр компаниясе" менә инде 10 ел дәвамында каникуллар башлану уңаеннан балалар белән үткәрә торган традицион очрашуда сүз шул хакта барды. Җыелучыларны Нурлат РЭСы начальнигы Иван Николаев сәламләде. Ул очрашуларны үткәрүнең нәкъ менә шундый формасы балаларга чын мәгънәсендә мөһим нәрсәләрне яхшылап өйрәнергә ярдәм итә, диде. Чара уен формасында узды. Оештыручыларның балалар өчен күпләгән призлар әзерләве дә викториналар, конкурслар һәм биремнәрне үтәгәндә көчле мавыгу бирде. Электр тогы нәрсә ул, кайда яши, кайчан куркыныч була? Балалар әнә шул һәм башка сорауларга җаваплар бирделәр, тематик мультфильм карадылар. Биредә үк рәсемнәр конкурсына йомгак та ясалды.
Һәр очрашуның билгеле бер нәтиҗәләре була. Узган чорлар белән чагыштырганда балаларның электрдан имгәнү алу очраклары 22дән 16 процентка кадәр кимегән. "Без Чистай зонасының биш районында булдык. Нурлаттан алган тәэсирләребез яхшы. Балалар ел саен теманы яхшырак белүләрен күрсәтәләр", - дип тәэсирләрен уртаклашты чараны алып баручы - ЧЭС инженеры В.Пономаренко.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат РЭСы Татэнерго ЧЭС

2
X