Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Беренчедә - “АгроРазвитие”

Урып-җыю техникасының уракка әзерлеген тикшерү буенча район комиссиясе беренче нәтиҗәләтрне ясарга да өлгерде инде.

- Быел әзерлек буенча беренче урын - "АгроРазвитие"дә. Алар 100 мөмкинлектән 98 балл җыя алдылар. Биредә барлык комбайннарын да уракка тулысы белән әзерли алганнар, техниканың төзеклеге белән беррәттән механизаторлар өчен техника куркынычсызлыгы буенча җиһазларны да кайгыртканнар. Ә икенче урын - "Тулпар-Агро" да. Алар 97 балл җыйды, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Вәгыйз Сатдаров.
Тикшерүдә шулай ук әзерлекләре бик үк яхшы булмаган хуҗалыклар да бар икән әле. "Нурлат сөте" ОООсының Сәләнгеш бүлекчәсе һәм "Ахунова" хуҗалыгы шундыйлардан. Аларда техниканы запчастьлар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар килеп чыккан икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Нурлат сљте" ОООсы "ТулпарАгро"