Хөрмәтле Алмаз Сәлимович!
Сезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге, Нурлат якташлыгы исеменнән кайнар котлыйбыз.
Сез Нурлат туфрагында туып, олы тормыш мәктәбен, аның барлык баскычларын безнең якташларга хас үҗәтлек, зур тырышлык белән лаеклы узган шәхес. Татарстаныбыз башкаласында нинди генә эре төзелеш оешмаларында җитәкче вазыйфаларны башкарсагыз да, Нурлат Сезне үзенә тартты. Туган җирен яраткан кеше иң бәхетле кеше ул! Нурлат төбәгендә туып, читкә киткән якташларыбыз да Сезнең үрнәктә туган ягына тартыла.
Хөрмәтле Алмаз Сәлимович!
Нурлат җирен бар яктан данлы, мәртәбәле, башка районнарга маяк булырдай төбәк итеп яшәтү өчен җаваплы эшегездә туган җирдән алган бетмәс энергия, ныклы сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын! Һәр көнегез мәгънәле, иманлы эшләр белән узсын! Гаиләгезгә, туганнарыгызга, якташларыгызга терәк һәм үрнәк шәхес булып яшәгез!
Хөрмәт белән Фәрид Мифтахов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге һәм Нурлат якташлыгы рәисе.
Нет комментариев