Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чулпан авылында өлкәннәрне бәйрәмдә олыладылар

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә Чулпанда яшәүче барлык өлкәннәрне авыл мәдәният йортына бәйрәм чарасына чакырганнар.

Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Альбина Мәхмүтова һәм директоры Илшат Гайсин алар өчен  авылда яшәүче сәхнә осталары катнашында зур һәм кызыклы концерт программасы әзерләгән. “Авыл халкын  авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Шәйхуллин котлады, җыр-биюләр карап, шигырьләр тыңлап күңелебезгә ял алдык, авылыбызда шундый осталар барына сөендек. Барыбызның да күңеленә хуш килә торган кичә булды”, – дип хәбәр итте чулпанлы Наилә апа Насыйбуллина.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев