Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чулпанга – мәдәни үзәк

Чулпан авылында яңа мәдәният йорты төзи башладылар.

Быелның 8 мае Чулпан авылы тарихына матур вакыйгасы белән кереп калачак: биредә яңа мәдәният йортына беренче нигез ташы салынды.
Әлеге көнне исә чулпанлылар илле ел көттеләр, һәм узган ел ТР Президенты Рөстәм Миннехановның Нурлатка визиты вакытында Чулпанга да сугылуы күпьеллык проблеманы хәл итте. "Клубыбызның иске бинасы Президентның игътибарын тиз җәлеп итте һәм ул безгә эшлекле тәкъдим кертте", - ди Чулпан авыл җирлеге башлыгы Хафиз Ситдыйков. Шуннан Президент исеменә хат языла, булачак мәдәният йортының проекты төзелә. Яңа мәдәният учагына урынны да ерактан эзләп торырга туры килми: әле 1968 елда ук ачылган иске бина янәшәсендә үк булачак ул. Подрядчылар - "Респект-СП" җәмгыяте озакка сузмыйча гына эшләрне башлап та җибәргән. "Бу гади мәдәният йорты гына түгел, рәсми телдә күпфункцияле үзәк дип атала ул. Анда 300 тамашачыга исәпләнгән концерт залы, спорт залы булачак, авыл өчен кирәк булган башка төр службаларга да бүлмәләр каралган", - дип аңлата "Респект-СП" җәмгыяте җитәкчесе Равил Әхмәтов.
Нигез салуны бүген-иртәгә төгәлләп, стеналар өю эшенә керешергә планлаштыралар, барлык шартлар да, кирәкле материал һәм эшчеләр дә җитә, ди Равил Исмәгыйлович. Кыскасы, бу эш бик кызу булырга охшаган, чөнки үзәкне быелның сентябрендә ачмакчылар да бит. "Мәдәният йорты салу - җаваплы эш, авылның киләчәге өчен бит ул, һәркем шуны белеп тырыша да", - ди "Респект-СП" мастеры Дмитрий Гольнев. Чулпан авылында бүген 850 кеше гомер кичерә, яшьләр дә күп, шуңа авылга мәдәният йорты, һичшиксез, кирәк, дип саный җирлек башлыгы. "Авылда җырга, биюгә оста кешеләребез бик күп, концертлар, төрле чаралар оештырып торабыз. Һәм тиздән артистларыбызны яңа сәхнәдә күрербез дип бик өметләнәбез", - ди Х.Ситдыйков.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чулпан авылы Респект СП

2
X