Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Дамир Ишкинеев 4нче мәктәпне реконструкцияләү барышын тикшерде

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев 4нче мәктәптә капиталь ремонт барышы буенча объектта киңәшмә үткәрде.

Ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яңартыла.

Искәртеп узыйк, сүз косметик яңарту турында түгел, ә мәйданы якынча 3300 квадрат метр булган бинаны тулысынча реконструкцияләү турында бара. 1 сентябрьгә мәктәп заманча, уңайлы һәм имин уку-иҗат мохитенә әверелергә тиеш.

Подрядчы оешманың баш инженеры Альберт Минһаҗев хәбәр иткәнчә, демонтаж эшләре тулысынча тәмамланган. Инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, радиаторларга җылылык тоташтырылган – хәзер аларны сыйныфларда һәм коридорларда урнаштыру эшләре бара. Бинаның фасады 40 процентка яңартылган. Идәннәр яртылаш әзер, төзүчеләр түшәм эшләренә керешкән.
Дамир Ишкинеев мәктәптә ремонт барышын карап чыкты, төзүчеләргә район мәгариф бүлеге белгечләре белән берлектә рекреация зоналарының тематикасын җентекләп уйларга, эчке дизайнга аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. 

Моннан тыш, район башлыгы актлар залына өстәмә яктырту урнаштырырга тәкъдим итте, бу чараларны уңайлырак үткәрергә, бәйрәмнәрне һәм линейкаларны тагын да тантаналырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев