Бу көннәрдә Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында идәннәргә ремонт һәм тәрәзәләрне алыштыру бара. Беренчесе ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы средстволарына башкарылса, тәрәзәләрне алыштыруга ТР Дәүләт Советы депутаты, «Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Нәкъ Илгиз Мисбахович булышлыгы белән 13 тәрәзә пластикка алыштырылачак икән. Бу хакта безгә картлар йорты җитәкчелеге шатланып хәбәр итте. Подрядчылар-"Нурлат төзелеш материаллары" ОООсы эшне озакка сузмаска ышандырганнар.
Нет комментариев