Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова нурлатлыларны онлайн-кабул итү үткәрде.
Кабул итүгә 4 нурлатлы мөрәҗәгать итте, алардан төрле темаларга 5 сорау керде. Алар Сәләнгеш авылында юлларның торышы, цифрлы приставка өчен компенсация, битлек-бияләй режимын бозган өчен административ җәзаның законлылыгы, сугыш чоры балалары һәм эшсезлек буенча икенче тапкыр исәпкә куюга кагылышлы иде.
Нет комментариев