Эш темпы югары
Район хуҗалыкларында шикəр чөгендере казу эшлəре азагына якынлашып килə.
Кичəге көнгə барлык мəйданнарның 84 процентыннан татлы тамыр казып алынган. Хуҗалыклардан чималны шикəр заводына ташу да оешкан төстə бара. “Нурлат шикəре” сезон башланганнан бирле 93 мең тоннадан артыграк чөгендер эшкəртергə өлгергəн инде, биредə 14 мең тоннадан артыграк шикəр җитештерелгəн. Шикəрлелек уртача 15,2 процент тəшкил итə.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев