Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Файдалы башлангыч

Шул көннәрдә “Грани” мәдәни-ял үзәгендә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге инициативасы буенча Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесендә профилактик исәптә торган яшүсмерләр белән түгәрәк өстәл үтте.

Балалар белән очрашуга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, “Форпост” үзәге җитәкчесе Альберт Садретдинов, шәһәрдәге спорт клубларының берсен җитәкләүче Артем Епифанов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Ганиева һәм башкалар килгәннәр иде. Ике яклы сөйләшүгә профилактик исәптә торган балаларны файдалы шөгыльгә җәлеп итү, киләчәктә аларның хокук бозуларын кисәтү сәбәп булды.
– Артем Епифанов авыр балалар белән эшлисе килү, аларны спортка тартып, үз клубында түләүсез шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру тәкъдиме белән чыккан иде. Без аның фикерен күтәреп алдык, һәм беренче очрашуны балаларның нәрсә белән кызыксынуларын ачыклау, аларга шөгыль табарга ярдәм итү юлларын барлауга багышладык, – диде Румия Минсалиховна. – Мондый чараларны киләчәктә айга ике тапкыр оештырырга ниятлибез. Әйтик, балалар тормышта зур нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр, районның танылган язучылары белән фикер алышырга, психологик тренинглар үтәргә теләкләрен белдерделәр.
Бүген балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениенең профилактик исәбендә 16 яшүсмер тора, аларның 5се кызлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев