Гариза бирүчеләрнең саны арта
35 нурлатлы 18 мартта узачак Россия Президенты сайлауларында теркәлү урыны буенча түгел, бу көнне булачак урынында тавыш бирергә теләк белдереп гариза язган инде.
34 нурлатлы гаризаны күпфункцияле үзәктә тапшырса, берсе бу мөмкинлектән шәһәр террииториаль сайлау комиссиясенең кабул итү пунктында файдаланган. 25 февральдән гаризаларны сайлау участокларында да язарга мөмкин булачак. Гаризаларны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша да бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев