Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Гомерләре китап язарлык

Узган шимбә көнне "Жизнь прожита не зря" китабын тәкъдир итү булды. Халкыбызда гыйбрәтле гомер юлы үткән кешеләр турында: гомерләре китап язарлык, дию гадәте бар. Наҗия һәм Мөбин Фәхриевлар тормышына, нәселенә багышланган "Жизнь прожита не зря" китабы белән танышкач исә "Китап язар өчен шундый тормыш юлы үтү кирәктер" , дигән уй...

Узган шимбә көнне "Жизнь прожита не зря" китабын тәкъдир итү булды. Халкыбызда гыйбрәтле гомер юлы үткән кешеләр турында: гомерләре китап язарлык, дию гадәте бар. Наҗия һәм Мөбин Фәхриевлар тормышына, нәселенә багышланган "Жизнь прожита не зря" китабы белән танышкач исә "Китап язар өчен шундый тормыш юлы үтү кирәктер" , дигән уй туа. Шимбә көнне әлеге китапны тәкъдир итү кичәсенә җыелучылар чыгышында да шул ук фикер еш кабатланды. Ә "Яшьлек" ресторанына җыелган 60лап кунак арасында Наҗия ханымның туган ягы Пензадан, Самарадан, Казаннан һ.б. шәһәрләрдән килгән туганнары, күпсанлы дуслары һәм озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләре, гомер иткән күршеләре дә бар иде. Китап гаилә башлыгы Мобин ага Фәхриев һәм Наҗия ханым Мамышеваның шәҗәрәләреннән башланып китә һәм фотосурәтләр, язмалар, хатирәләр аша һәр ике нәсел язмышының иң гыйбрәтле вакыйгаларын бәян итә. Туганнар, балалар, оныкларны берләштереп торучы төп фигура - Наҗия ханым. Әле дә чибәр, көчле рухлы, шаян холыклы, сәләтле, аралашучан, ярдәмчел - китапта да, тәкъдир итү барышында да ул шундый булып ачылды. Китапны төзүче- автор- ветеран-укытучы Роза Абдуллинаның йөгерек язу стиле һәм бай фактик материаллар китапны гаилә ядъкәре генә түгел, хәзинә булырлык гаилә китабы итә алган. Кичәне оештыру инициаторы -уллары Илшат Фәхриев үз кереш сүзендә аны шулай-тормыш китабы дип атады да. Мультимедияле чаралар - видеязмалар, җылы чыгышлар, матур җырлар белән үрелеп барган тәкъдир итү кичәсе нәселнең оныклары өчен генә түгел, катнашучыларны үзләре өчен дә зур тәрбияви чара, уйланыр өчен җим булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев