Гражданнар оборонасы күнегүләре узачак
4 октябрьдә Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре була.
Ул Россиядә гражданнар оборонасы оешуның 80 еллыгына багышлана һәм РФ Хөкүмәте җитәкчелегендә узачак. Татарстанда күнегүләр Премьер-министр - ТР ГОсы җитәкчесе И.Халиков, ә районда район башлыгы - ГО җитәкчесе Н.Шарапов җитәкчелегендә үтә. Әлеге чаралар барлык оператив службаларның әзерлеген тикшерүгә юнәлдерелгән. Ә бу көнне 125нче янгын частенда мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр өчен Ачык ишекләр көне планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев