Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иң матур чәчәклеккә конкурс

Карл Маркс урамы буйлап үткәндә тротуарлар янында, “Театр” һәм “Гаилә” скверларындагы ачык төсле чәчәкләргә, декоратив агачлар һәм куакларга сокланмый мөмкин түгел.

Тулаем, шәһәрдә җәй буяларына төренгән үзенчәлекле чәчәкле атмосфера хөкем сөрә. Мисал өчен, эшмәкәр Николай Блинов сүзләренә караганда, ә чәчәкләр төрлелеге – аның хезмәт сөючән гаиләсенең тырышлыгы нәтиҗәсе, берьеллык чәчәкләрне генә дә – 100 мең, ампельлеләрне 2000 данә күчереп утыртачаклар. 1000 данә декоратив куак, боярышник, асылмалы алмагач утыртканнар инде. Без дә әлеге матурлыкка үз өлешебезне кертә һәм шәһәрне иң яхшы төзекләндерү, я ш е л л ә н д е р ү һ ә м чәчәкләр белән бизәүгә игълан ителгән конкурста катнаша алабыз. Ә бу фантазиягә зур җирлек бирә. – Конкурста идарәче компанияләр, ТОСлар, оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр, шәһәр халкы да катнаша ала, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рузил Гыйләҗев. – Алар өчен төрле номинацияләр каралган, фотосөючеләр өчен дә бар, ул “Шәһәр мохитендә иң яхшы чәчәкле кадр” дип атала. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, конкурсның төп максаты – бөтен халыкны шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә җәлеп итү. Бәйге 20нче августка кадәр дәвам итәчәк, әмма ашыгырга кирәк: конкурсның оештыручысы – шәһәр башкарма комитеты гаризаларны 31нче июльгә кадәр генә кабул итәчәк. – Һәркем уңышка ирешә ала, моның өчен үз территориягезне башкаларга караганда яхшырак итеп бизәргә, яисә, мисал өчен, чәчәкләр композицияләре, чәчәкяшелчә түтәлләренең оригинальлекләре белән гаҗәпләндерергә кирәк, – дип билгеләп үтте Рузил Гыйләҗев. Җиңүчеләрне комиссия билгеләячәк, аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Нәтиҗәләр 30 август – Татарстан Республикасы көнендә игълан ителәчәк, бүләкләү тантанасы да шул вакытта узачак. Гаризаларны Нурлат шәһәре, Совет ур., 117нче йорт, 27нче кабинетка, яисә Konkurs. Nurlat@tatar.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев