Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иң мөһиме – кайнар туклану

Балалар мәктәптә ярты көннәрен, ә кайвакыт аннан да күбрәк вакытларын үткәрә. Шуңа кайнар туклану уку процессын оештыруның мөһим өлеше булып тора. Районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә дә туклану бердәм принцип буенча төзелгән һәм әлләни аерылмый.

Шәһәрнең 8нче мәктәбендә ашханә 80 урынга исәпләнгән, һәм ул эчке яктан яхшы тәэсир калдыра: биредә якты, чикта, барысы да тәртиптә. Ризыкны меню нигезендә пешекчеләр Руфия Габдрахманова белән Фирдания Бикинеева әзерли. Алар үз эшләренең осталары, ризыкларның тәме, хуш исле булуы, тышкы йөзләре өчен дә җавап бирәләр. Продуктларда файдалы матдәләрнең саклануы һәм аларның тазәлекләре дә пешекчеләр тырышлыгына бәйле.

Мәктәптә туклану процессы этаплап оештырылган. Беренче һәм икенче дәресләрдән соң башлангыч һәм 5-6нчы сыйныф балалары иртәнге ашларын ашый. Аннан соң чират 7, 8, 9нчы сыйныфларга җитә. Ә инде дүртенче дәрестән соң өлкән сыйныф укучылары төшке ашка керә. Иң соңгылар булып ашханәдән озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар чыгып китә. Шул рәвешле, бүгенге көндә кайнар туклану белән укучыларның 100 проценты колачланган. Кизү торучы укучылар, ыгы-зыгы булмасын, барлык укучылар да ашап өлгерә алсыннар өчен, өстәлләрне алдан ук әзерләп куялар. Ә кизү укытучылар тәртип сагында тора.

- Укучылар җирле бюджеттан түләнә торган дотация суммасы хисабына түләүсез ашыйлар. Яңа елдан бу сумма 7 сум 10 тиен тәшкил итә. Менюга ботка, чәй һәм ипи кертелгән, - дип аңлатма бирде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәптә туклануның оештырылуы өчен җаваплы булган Татьяна Столярова. - Ата-аналарның ирекле кертемнәре исә 39 сум 60 тиен тәшкил итә. Биредә үк укучы икенче аш, салат ашый, компот яки чәй эчә ала. Икенче аш төрле - боткалар, яшелчәләр, кәтлит, сосиска, гуляш һәм башкалар тәкъдим ителә. Моннан тыш, муниципаль контракт нигезендә, "Фортуна" көн саен, ашамлыклардан кала, мәктәпкә камыр ризыклары да китерә. Мәктәптә ташламалы төркемгә керүче балалар да бар. Болар - күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән 30 бала. Аларның туклануына җирле бюджеттан өстәмә рәвештә 15әр сум бүлеп бирелә.

Без мәктәптәге туклану буенча укучыларга да сораулар бирдек һәм түбәндәге җаваплар алдык. "Миңа барысы да ошый, мин канәгать", - диде 5нче сыйныф укучысы Рәдиф Бәширов. "Бездә тәмле пешерәләр, меню төрле һәм файдалы", - дип үз фикерләре белән уртаклашты 11нче сыйныф укучысы Елизавета Кириллова.

...Кыңгырау шалтырады. Балалар пешекчеләргә рәхмәт әйтеп, ашханәдән чыгарга ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев