Һөнәри осталык буенча "Педагог-психолог - 2018" республика конкурсының муниципаль турында "Ышаныч» үзәге педагог - психологы Надежда Зайкова җиңүче булды.
Шәһәрнең 1нче уррта мәктәбе базасында узган конкурста районнан дүрт педагог-психолог катнашты.
- Безне бер максат берләштерә - лаеклы гражданнар тәрбияләп үстерү, - ди җиңүче. - Сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы, өстәмә белем бирү укытучысы, педагог - психолог, логопед - болар балаларга тәрбия бирүче, укучылар арасындагы уңайлы мохит өчен җаваплы кешеләр. Коррекцияләүче мәктәп - интернат педагог - психологы Гөлназ Фәйзуллина 2нче урынны яуласа, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүче "Ышаныч» үзәге педагог - психологы Александр Орехов өченче урында.
Нет комментариев