Нурлат районының аеруча саклана торган табигать территориясенә кергән Зур Чирмешән елгасы буенда браконьерлар тоткарланган.
Алар көймәдә закон белән тыелган җайланмалар ярдәмендә алга таба сату максаты белән кыслалар тоткан вакытта эләккәннәр.
Бер кысла өчен – 1688 сум штраф

“15 октябрьдә кичке 11 нче 10 минутта күчмә рейд барышында Заречный поселогыннан ерак түгел Зур Чирмешән елгасында ике нурлатлы игътибарыбызны җәлеп итте, – дип сөйләде ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат бүлеге җитәкчесе Владимир Ванчурин. – Тикшерү барышында аларда 14 кысла тоту җайланмасы һәм 207 кысла табылды. Кагыйдә буенча, кысла тоту җайланмасының озынлыгы 80 сантиметрдан да артмаска тиеш. Браконьерларның җайланмалары өч метрга якынлык иде”.
Владимир Александрович әйтүенчә, агымдагы елның 3 нче октябреннән гамәлгә кергән яңа закон буенча, салынган зыян өчен штрафларның күләме күпкә арткан: елга-күлләрдә тотылган бер кысла өчен хәзер 1688 сум түләргә туры киләчәк. Һәм бу очракта кыслаларның авырлыгы һәм үлчәме исәпкә алынмаячак. Чагыштыру өчен: моңа кадәр әлеге штраф 115 сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, браконьерларның биологик су ресурсларына китергән зыяны 350 591 сум белән исәпләнә.
Суд каршында җавап тотарга туры киләчәк

“Урынга шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырдык. Хәзерге вакытта закон бозучыларга карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 256 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылу мәсьәләсе хәл ителә”, – диде Владимир Ванчурин. Әлбәттә, районыбызда браконьерларның законсыз эшчәнлеге ачыкланган бердәнбер мисал түгел бу.
Мәсәлән, әле җәен генә Зур Чирмешән һәм Зур Сөлчә елгаларында шулай ук күп күләмдә кысла тотучылар тоткарланган булган.
“Без Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының штаттан тыш хезмәткәрләре белән берлектә дә көн саен тәүлек әйләнәсе районыбызның аучылык биләмәләренә һәм сулыкларына рейдлар оештырабыз. Аеруча саклана торган табигать территорияләре аерым күзәтү астында. Болар – Зур Сөлчә, Зур һәм Кече Чирмешән елгалары, Кара күл, Чирмешән болыннары. Аларда кәсепчелек максатларыннан кысла һәм балык тоту тыела”, – дип билгеләп үтте Владимир Ванчурин.
Нет комментариев