Ул нурлатлыларны продукциянең төрлелеге һәм кулай бәяләре белән сөендерде.
Ассортимент төрле
Ярминкәдә барысы да бар иде: яңа суелган һәм ысланган ит, сөт, каймак, эремчек, йомырка, тозланган, ысланган елга һәм диңгез балыклары, сырганак, боярышник, мунча себеркеләре... Кыскасы, хәтта иң нәзберек сатып алучының да күңеленә хуш килерлек товарлар тәкъдим ителде – җирле җитештерүчеләр дә зур тырышлык куйган, авыллар халкы да үзләреннән арткан продукцияләрен алып килгән.

Мәсәлән, Егоркино авылыннан Любовь һәм Юрий Молейкиннар сөт ризыклары: сөт, эремчек, каймак, шулай ук яшелчәләр алып килгәннәр.
“Безнең дүрт сыерыбыз, дүрт үгезебез, бозауларыбыз бар. Һәр ярминкәгә киләбез, бөтен продукцияне алып бетерәләр, бер нәрсәне дә кире алып кайтмыйбыз! Даими сатып алучыларыбыз безне яхшы белә, көтеп торалар”, – дип сөйләде Любовь Молейкина.
Ярминкәдә ит тә күп иде. Мәсәлән, бу юлы шәхси эшмәкәр Зариповлар гына да 240 килограмм сыер ите алып килгән. Шулай ук нурлатлылар сарык һәм дуңгыз ите, каз һәм тавык түшкәләре, яшелчә, җиләкҗимеш, чәчәкләр дә сатып ала алды.
Кыр үрдәгенә кадәр бар иде
Ярминкәдә хәтта кыр үрдәге ите дә тәкъдим иттеләр. Зур булмаган үрдәк түшкәләре шунда ук сатып алучыларның игътибарын җәлеп итте.

“Бу – кыр үрдәкләре. Улым аучы булгач, аларны тотып кайта. Бездә кышлыйлар, ә язын бәбкә чыгаралар. Без аларны үстерәбез дә көзен итен сатабыз. Кыр үрдәген табигатьтән тотсаң, итеннән сазлык һәм ләм исе килергә мөмкин, ә безнекеләрдә андый ис юк. Улым армиядән кайткач, ауга йөри башлады, шуннан бирле шөгыльләнәбез. Ярминкәләргә элек тә килә идек: йорт үрдәкләре, казлар алып киләбез. Ә менә кыр үрдәкләрен беренче тапкыр тәкъдим иттек”, – дип сөйләде Кошки районыннан килгән Валентина Ефимова.
Хәйрия лотереясе дә уйнатылды
Гадәттәгечә, район башлыгы Дамир Ишкинеев та иртән үк ярминкәгә килеп, тәкъдим ителгән товарлар һәм бәяләр белән танышты. Ул һәр сәүдә киштәсе янында туктап, уңыш турында сорашты, сатучыларны Казанда үткәрелә торган ярминкәләрдә дә катнашырга чакырды.

Бу көнне Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге волонтерлары да чираттагы хәйрия акциясен оештырды. Теләүчеләр алардан билетлар сатып алып, лотереяда катнашты. Үзәк җитәкчесе Анжела Закирова сүзләренчә, уйнату өчен 200дән артык бүләк әзерләнгән. Нәтиҗәдә, волонтерлар 25 мең 750 сум акча җыйды. Бу акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен тотылачак.
Нет комментариев