Редакциябездә 6-16 октябрьдә узган көзге бүләкләр декадасында уңыш елмайган әбунәчеләребезне шатланып каршы алдык.
Бу юлы – зур бүләк
Бүләк артыннан иң беренче булып Түбән Чаллыда яшәүче әбунәчебез Валентина Васильева килеп керде. Шатлыгы йөзенә чыккан – газетаны 50 ел дәвамында алдыручы газета укучыбызның “Дуслык”тан беренче тапкыр бүләк отуы икән әле. Төп бүләкләребезнең берсе булган робот-тузан суырткыч нәкъ менә аңа чыккан.
“Җомга көнне башта кыз туганым шалтыратты. Котлыйм үзеңне, ди. Берни дә белмим бит әле, аптырап калдым. Бүләк откансың бит, ди. Ул да түгел ир туганым Геннадий Васильевич шалтырата, тизрәк сөенечле хәбәр җиткерүе, – ди Валентина Васильевна. – Яраткан газетабыздан бүләк оту турында күптәннән хыяллана идем инде. Җәен редакция хезмәткәрләре Үзәк мәйданда Әбунәче көне уздырганда да килеп язылган идем, ул вакытта кечкенә генә бүләк чыкты, бу юлы менә кыйммәтле бүләк оттым”.
Кизләүдән Венера Йосыпова өчен бүләк отуы бөтенләй көтелмәгән булган. Укытучы булып эшли ул, коллегасы газетаның яңа саныннан бүләк отучылар исемлеген укый башлап, үз адресын ишеткәч, гаҗәпләнүенең чиге булмаган. Язылганда бүләкле декада баруы турында ишетмәгән дә булган чөнки.
“Сөендем, әлбәттә. Күңелле сюрприз булды. Район газетасы аша бөтен яңалыкларны белеп барабыз, Нурлат кына түгел, республика хәбәрләреннән дә хәбәрдар торабыз”, – ди Венера Феликсовна.
Икенче тапкыр откан
Ә менә Андреевкадан Лидия Анисимованың газетабыздан икенче тапкыр бүләк отуы икән. “Дуслык”ны шулай ук гомере буена алдыручы әбунәчебезгә 2024 елда бер тапкыр бәхет елмайган булган инде, бу юлы ул янә җиңүчеләр исемлегендә – чәч киптерү фенын рәхмәт белән кабул итте.
“Газетаны яратып укыйм. Кешеләр, аларның язмышлары турындагы мәкаләләр аеруча ошый. Тарихи очерклар, язмаларны да көтеп алам”, – дип үз фикерен уртаклашты ул.
Төп бүләк – Зәлфирә Мингазовага
Кемдер газетабыз битләрендә кулинария сәхифәләрен кызыксынып укый, кайсылары газетабызга кушымта булып килүче телетапшырулар программасының файдасын күрә, белдерүләр, рекламаларны шуннан укып белә...
Кыскасы, бу көнне бүләк алган барлык әбунәчеләребез дә район газетасына бик теләп язылулары турында әйттеләр. Төп бүләк исә Нурлаттан Зәлфирә Мингазовага насыйп булган булып чыкты. “Чишмәкәй” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче әбунәчебез күпфункцияле кухня комбайны ярдәмендә пешергән тәмле ризыклар белән балалары, оныкларын сыйларга җыена.
Әбунә кампаниясе дәвам итә. Газетага почта бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша яки редакциябезнең реклама бүлегендә дә язылырга мөмкин. Коллектив белән газетага язылырга теләүчеләр безгә 2-36-12 номеры буенча шалтырата ала.
Нет комментариев