Авылны газга тоташтыру ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Әбделганиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында зур бәйрәм тантанасы булып үтте.
Көтеп алынган вакыйга
Махсус хәрби операциядә моннан ике ел элек һәлак булган якташыбызның әнисе Гөлсирә апа Рәхмәтуллина бу көнне иртәдән кунаклар каршы алырга әзерләнде. Газ плитәсендә тәмле ризыклар пеште, чәен дә берничә тапкыр яңартып алды. Элек иртүк торып мичкә утын ягарга туры килгән булса, хәзер мәшәкате күпкә кимегән – янәшәдә үк урнаштырылган заманча газ казаны иртәдән кичкә кадәр эшләп тора, өй суыныр дип тә, кышкыга утын җитәрме дип тә борчыласы юк. Хуҗабикә исә, башка авылдашлары сыман ук, моңа ышанып та бетә алмый әле.
«Җәннәт бит бу. Шундый кыска вакыт эчендә авылыбызны газлы иткән һәркемгә рәхмәт», – ди ул.
Каракүллеләр авылга газ сузуны дистәләгән еллар буена зарыгып көткән. Чөнки өйләрне утын белән ягу чыгымнары елдан-ел арта бара, аннан, әзерләү шактый мәшәкатьле дә.
«Кыш чыгар өчен 4 машина утын кирәк, бүген аның бер машинасы 20 мең сум тора, – ди авылның имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Шәрәпов. – 30 ел көттек без авылыбызга газ килүен. Күрше авылларга баргач, аларның газдан файдалануларын күреп, кызыгып кайта, бездә кайчан булыр дип хыяллана идек. Ниһаять, безгә дә килеп җитте. Газга тоташтыруларына ике атна инде. Өйдә рәхәт, җылы, иртән дә, кичен дә бер температура, шатланып, шөкер итеп туя алмыйбыз».
Әнвәр хәзрәт гомере буена шул авылда яшәгән, аның тарихын өйрәнгән кеше. Әйтүенчә, Кара Күлгә 1921 нче елда нигез салынган булган. Заманында терлекчелек фермалары, пилорамасы, тегермәне, кибете, мәктәбе булган авыл, кызганычка каршы, хәзер районның кече авыллары исәбендә, биредә нибары 24 кеше теркәлгән, аларның да күбесе – пенсия яшендәгеләр. Берара авылыбыз бетәр инде дип хафага калган булганнар, әмма соңгы елларда булган үзгәрешләр күңелләрендә якты өмет уяткан. Район җитәкчелеге, Ришат Сафиуллин, Госман Яруллин кебек тынгысыз җаннарның ярдәме белән табигатьнең бик матур почмагында урнашкан Кара Күл тагы да ямьләнә, төзекләнә бара.
Программа кысаларында
Быел Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгый һәм башка оешмаларны газлаштыру төбәк программасы кысаларында авылга газ кертелүен исә киләчәккә юл ачучы вакыйга буларак кабул иткәннәр.
«Район үзәгеннән еракта урнашкан зур булмаган авылга газ килүне могҗиза дип атарга мөмкин, – дип каракүллеләрне әлеге вакыйга белән котлады район башлыгы Дамир Ишкинеев, авыл халкын газлы итүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдереп. – Без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына республикабызда газлаштыру буенча һәм башка дистәләгән социаль проектның уңышлы эшләп килүе өчен рәхмәтлебез. Кара Күлдә газ биредә яшәүчеләрнең күптәнге хыялы иде һәм ул, ниһаять, чынга ашты».
Дамир Азатович билгеләп үткәнчә, авылга 3 километрдан артыграк газ бүлү челтәрен сузып, эксплуатациягә кертү эшләре җиңел генә бармаган: юлда су киртәләре дә очраган, горизонталь бораулау ысулыннан да файдаланырга туры килгән... Авыл халкы әйтүенчә, эшләрнең барышына җәен мул яуган яңгырлар да комачаулык иткән. Әмма, шуңа да карамастан, Кара Күлгә газ вакытында – кышкы суыкларга кадәр килеп җиткән.
18 йортта зәңгәр ягулык яна
«Проектлаучылар, төзүчеләр, белгечләр, газчылардан торган зур бер команданың уртак хезмәте нәтиҗәсе бу, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Әбделганиев. – Нурлат районы актив позициядә тора һәм барлык федераль һәм республика программаларында катнаша. Бүген Кара Күлгә газ килүе дә моның ачык мисалы. Авылда 32 йортка газ килеп җиткән, шуның 18е инде аннан файдалана. Ә Татарстанда соңгы 5 елда газлаштыруга 50 меңгә якын заявка кабул ителгән, шуларның 37 меңнән артыграгы үтәлгән».
Республикабыз Рәисе безнең алга авыл халкының тормыш шартлары шәһәрдәгедән ким булмаска тиеш дигән бурыч куя һәм газлаштырып бетерү программасы моңа шулай ук ярдәм итә. 2019 елдан башлап районда 443 йорт газга тоташтырылган, шуларның 68е – агымдагы елда. “Нурлатгаз” ЭПУсы начальнигы Альберт Галәветдинов әйтүенчә, газлаштыру буенча эш дәвам итә. Ә районда зәңгәр ягулык килеп җитмәгән торак пунктлар санаулы гына калып бара. Болар – Нариман, Кызыл Юл, Юган авыллары һәм Нурлатның Ипподромная урамы.
Фәрит Әбделганиев бу көнне эшлекле визиты кысаларында шулай ук Яңа Иглай авылында булып, авыл халкы белән аралашты, юллар төзелешен карады, волонтерлар һәм шәһәрнең 4 нче мәктәбе эшчәнлеге белән якыннан танышты.
Нет комментариев